+7 (3522) 45-16-11

admin@pedgorizont.ru

Наша лицензия на осуществление образовательной деятельности: № 909 от 13.08.2014 г., 45Л01 № 0000092

Публикации

7нче сыйныф рус төркемнәре өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе "Сыйфат фигыльне кабатлау

Автор: Талипова Гульшат Ильдусовна

Тема: Сыйфат фигыльне кабатлау.

 

Максат:  1)белемнәрне системалаштыру;

               2) мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен булдыру;

               3) татар теленә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, карточкалар, тест.

Бурычлары:

  1. Сөйләмдә сыйфат фигыльне төрле заманда куллануга ирешү.
  2. Сыйфат фигыль кушымчаларының язылышын үзләштерүһәм ныклы күнекмәләр формалаштыруга игътибарны юнәлтү.
  3. Сыйфат фигыльләрне татар һәм рус телләрендә чагыштыру.

Принциплары:

  1. Дидактик принцип: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Лингвистик принцип: функциональ – семантик принцип;
  3. Гомуметодик принцип: коммуникатив, ситуатив принциплар.

Укыту ысуллары: аңлату – күрсәтү, тикшерү.

Укыту алымнары: таблица белән эшләү, җөмләләр төзү, ныгыту күнегүләре, карточкалар белән эшләү, тест эшләү.

Дәрес барышы.

I.                   Оештыру өлеше.

1)      Исәнләшү

-          Исәнмесез, укучылар!

-          Кәефләрегез ничек соң?

-          Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

2)      Кизү укучы белән әңгәмә.

II.                Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

-          Укучылар бүген сезнең белән дәрестә “Сыйфат фигыль” темасын кабатларбыз. Кагыйдәләрне искә төшерербез, төрле күнегүләр эшләрбез һәм дәрес ахырында, белемнәрегезне тикшерү максаты белән, кечкенә генә тест эшләп үтәрбез.

III.             Сыйфат фигыль темасын искә төшерү.

Укучылар, “Сыйфат фигыль”нең тәрҗемәсен әйтегез әле(причастие).

-          Нәрсә ул сыйфат фигыль? (татарча һәм русча җавап бирәләр)

-          Әйе, дөрес укучылар. Сыйфат фигыль – сыйфат сүз төркеменә охшаган. Ә фигыль буларак, заман белән төрләнә. Ә хәзер кечкенә генә биремне эшләп үтик.

1нче бирем

-          Тыңлагыз һәм сыйфат фигыльләрне билгеләгез. (кул чабалар)

Кыз җырлый. Җырлаучы кыз. Укылган китап. Егет сәхнәдә бии. Сәхнәдә биюче егет. Малай китап укый. Без ял иттек. Ял итүче төркем.

-          Сыйфат фигыль заман белән төрләнә дидек. Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?(2 слайд)

-          Әйдәгез әле, укучылар сыйфат фигыльнең заманнарына тукталып китик.

-          Хәзерге заман сыйфат фигыльнең формасы нинди? (3 слайд)

2нче бирем.

-          Тыңлагыз һәм хәзерге заман  сыйфат фигыльне әйтегез.

Җырлаучы кыз, укылган китап, бии торган маймыл, барасы юл, яраткан эш, ял итүче кеше.

-          Үткән заман сыйфат фигыльнең формасы нинди? (4 слайд)

3нче бирем.

Тыңлагыз һәм үрнәк буенча үзгәртеп әйтегез.

Үрнәк: Сөйләшүче – сөйләшкән.

Җырлаучы, бии торган, сөйләшүче, бара торган, укучы, ярата торган, китүче, ял итүче, ясаучы, өйрәтүче, котлаучы, сагынучы, әзерләнүче, буяучы.

-          Киләчәк заман сыйфат фигыльнең формасы нинди? (5 слайд)

4нче бирем. (6 слайд)

Тәрҗемә итегез.

Письмо, которое буду писать;    день, который придет; ребёнок, который будет учиться; работа, которую предстоит сделать; человек, который придет;  задача, которую следует проделать.

5нче бирем. (7 слайд)

- Бик яхшы укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны языгыз.

Экранда бирелгән җөмләләрне чылбыр буйлап тәрҗемә итеп дәфтәрләрегезгә язып куясыз.

Дом, в котором я живу. Детский сад, в который я ходил. Не спящий ребёнок. Мальчик решающий задачу. Обрадовавшийся мальчик. Собравшиеся люди. Деревня, в котором я буду жить. Мальчик, который собирается идти в школу.

IV.             Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

1нче бирем (8 слайд)

-          Ә хәзер укучылар, сүзлек диктанты язабыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, ә сез шул рәсемгә туры килгән сүзтезмәне язып куясыз. (Мәсәлән: укып утырган кыз рәсемен экраннан күрсәтәм, укучылар укучы кыз дип язалар).

2нче бирем (9 слайд)

-Экранда бирелгән сүзтезмәләрне укыгыз да, сыйфат фигыльне генә таблицага языгыз. Игътибарлы булыгыз, язганчы аның заманын билгеләгез, беренче баганага фигыльнең нигезен языгыз, икенче баганага кушымчасын күрсәтегез.

Сыйфат фигыльнең заманы

 

Фигыльнең нигезе

 

кушымчасы

Хәзерге заман

 

 

Үткән заман

 

 

Киләчәк заман

 

 

Укыган китап, укучы әби, җавап бирүче, язачак хат, эшлисе эш, килер көн, алда утыручы, килгән юл, барыр юл, кайткан эшчеләр.

3нче бирем

Тест эшләү һәм эшләрне җыеп алу.

Коммуникатив биремнәр:

1)      Посоветуйте другу: (дустыгызга киңәш бирегез)

-          прочитать понравившуюся вам книгу;

-          сходить в зоопарк, приехавший в наш город;

-          сходить на концерт артистов, приехавших из Казани.

2)      Убедите друга в то, что: (дустыгыгзны ышандырыгыз)

-к предстоящей к контрольной работе нужна серьёзная подготовка;

-надо купить билеты к предстоящему спектаклю.

V. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү.

1) Нәтиҗә ясау.

2) Укучыларга билгеләр кую.

3) Йомгаклау.